Язгы кыр эшенә без әзер, диләр тимирязевлылар (+фото)
Кили авылында урнашкан машина-трактор паркына килеп керүгә безне аныӊ хуҗасы Габделбәр Әшрәпов каршы алды. Хуҗалык өчен, хәрбиләр теле белән «стратегик әһәмият»кә ия булган бу объектка ул 20 елдан артык җитәкчелек итә.
Механизаторларыбыз, шоферларыбыз үз эшләренеӊ остасы, ди Тимирязев исемендәге хуҗалыкныӊ баш инженеры Наил Галимҗанов аларныӊ эше белән горурланып. Безнеӊ вазифа техниканыӊ көйле эшләвен тәэмин итү, запас частьларны вакытында кайтару. Соӊгы вакытта аларныӊ сыйфаты гадәттән тыш начарайды, меӊәр сум акча түләгән кечкенә подшипникларныӊ вакытыннан алда таралганнары бар. Шунлыктан ышанычлы, сыйфатлы товар бирүчеләр белән генә эшләргә тырышабыз, ди ул. Ел саен барлык техниканы төзек тоту өчен 10 миллион сум акча сарыф итәбез икән, димәк ул үз-үзен акларга тиеш.
- Җәй сезонында көн саен ватылмыйча кырга чыгар өчен менә бүгеннән әзерләнергә кирәк. Эшләсәӊ, була инде. 2016 елда терлек азыгы әзерләү күләме кимрәк булды, ә аннан алдагы елны сезонга 160 меӊ сумга кадәр хезмәт хакы чыкты.
Хуҗалыкныӊ иӊ егәрле тракторы - «New Holland»ны «иярләгән» Илнур Нургалиев узган ел чәчү вакытында басуда очрашкан идек. Басуны иӊләп килүче, үзенеӊ тышкы кыяфәте белән үк ышаныч тудыра торган бу чәчкеч комплексы 10 ел инде хуҗалыкныӊ төп чәчү эшләрен башкара. Басу зурлыгы җитсә, көненә 100әр гектарда чәчәргә мөмкин икән. Илнур әйтүенчә, бу комплекс белән эшләргә инде күнеккәннәр, электроникадан кала хезмәт күрсәтүнеӊ барлык төрләрен үзләре башкаралар. Чәчү генә түгел, бу тракторга кыш буе да салам тартырудан башлап, эш җитәрлек була икән. Җәйге айларда, терлек азыгы әзерләү вакытында Илнур тагын бер тракторда эшләргә вакыт таба, тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкара, ди аныӊ турында хуҗалыкныӊ баш инженеры Наил Галимҗанов. Элегрәк кайтарылган, әмма тиешенчә файдаланылмаган «MORRIS» чәчү агрегатын да бу чәчү барышында эшкә тартачакбыз, читкә чыгып чәчү чәчкәндә бик кирәк, диләр монда. 2016 елда алынган «СЗ-3,6» чәчкечен инде бер ел сынап караганнар, ышанычлы агерегат үзен аклар, дип уйлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев