Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Кәбестәне кара борча басса, нишләргә?

Көннәр эссе тора, зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәш башларга вакыт.

Эссе көннәр башлану белән бакчадагы гөрләп үскән яшелчәләрне үлән бете, кара борча, күбәләк корты кебек зарарлы бөҗәкләр баса башлый.

Сусыл, яшел кәбестә яфракларын вак кына кара борчалар сырып, тишкәләп бетерә. Корткычлар һөҗүменнән җәфа чиккән яшелчә яфраклары ямьсезләнә, шиңә, үсә алмый утыра. Шуңа да вакытында ул корткычларга каршы көрәш башларга кирәк тә инде.
Моның өчен химия кулланмыйча, элек-электән килгән гадәти ысул белән кәбестәне коткарып калып була. Бу чараны кул астында булган әйберләрдән ясап була.

Сыекча ясау өчен кер сабыны (хәзер кибеттә сыек кер сабыны да сатыла) һәм көл кирәк булыр. 5 литр суга 250 грамм көл һәм аш кашыгы кер сабыны кушабыз. Яхшылап болгатып, бер тәүлек тотабыз һәм иртән кәбестәләргә сибеп чыгабыз. Кайбер бакчачылар кер сабыны урынына дегет кушып ясалган сабын куллана. Бу очракта аны 5 литр суга 1 чәй калагы гына кушалар.

Кәбестә яфракларына утын яки тәмәке көле сибеп чыгу да кара борчаларга каршы көрәшергә ярдәм итә.

Тагын бер киңәш: кәбестә араларнына укроп, сарымсак, бәрхет гөле утыртыгыз. Алар да зарарлы бөҗәкләрне куркыта.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга