Беренче тапкыр чәчәк атканда бор кислотасы эремәсе дә кулланып була
Кыяр чәчәк атканда тиешле ашламаны кертсәң, чәчәкләрнең күбесеннән кыярлар барлыкка килә, ди һәвәскәр бакчачылар.
Беренче тапкыр чәчәк атканда сибәр өчен 40 грамм суперфосфатка 10 грамм калий сульфаты һәм бер литр сыер тизәге төнәтмәсе кушыгыз. Бер кыяр үсентесенә бер стакан эремә сибәргә кирәк.
Шулай ук беренче тапкыр чәчәк атканда бор кислотасы эремәсе дә кулланып була. Теплицадагы кыяр чәчәкләренә 5 литр суга бер чәй кашыгы бор кислотасы салып, сиптерегез.
Нет комментариев