Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Бакчачыга

Помидор кызарсын өчен ниләр эшләргә кирәк

Һәвәскәр бакчачы Әлфинур Нәҗметдиновадан киңәшләр

Август аенда көннәр әле җылы торса да, төннәрен салкынайта башлый. Бу исә җылылык яратучы помидорларга зыян китерә, дип яза «Ватаным Татарстан».

Шуңа күрә төнгә аларны полиэтилен-мазар белән каплап калдырырга кирәк. Болай эшләгәндә, яшелчә тизрәк кызара һәм гөмбәчек авыруларына да бирешми, ди һәвәскәр бакчачы Әлфинур Нәҗметдинова.

Кызара һәм сарылана башлаган помидорларны җыегыз

  • Артык яфракларын өзеп, помидорлы ботакларын кояшка каратып куегыз.
  • Кызара һәм сарылана башлаганнарын җыегыз.
  • Үсемлекнең бөтен көчен боларын өлгертүгә түгел, бәлки башкаларын үстерүгә юнәлтүе өчен шулай кирәк.

Кызарырга бик ашыкмаса нишләргә?

Кызарырга ашыкмаган эре помидорлы ботакларының очларын агач теш чистарткыч белән берничә урыннан 3 мм чамасы тирәнлектә тишкәләгез. Тишекләре шундук томалана, помидорлары кызара башлаячак.

Помидорлар тизрәк кызарсын һәм татлырак булсын өчен нишләргә?

Үсемлек сабагын (туфрактан 3 см чамасы биеклектә) бакыр тимерчыбык белән тишегез. Болай эшләгәндә, файдалы матдәләре тамырларына азрак китә башлаячак. Нәтиҗәдә помидорлар тизрәк кызарачак һәм татлырак та булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга