Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Илнарның даны мәңге саклансын!

Яңгул авылы батырларын онытмый

22 февраль, Яңгул авылында, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илнар Камил улы Әхмадуллин истәлегенә хоккей турниры узды. Әлеге чарадан авыл халкы да читтә калмады. Спортны яраткан, актив спорт ярышларында даими катнашып килгән Илнарны дуслары, авылдашлары көчле рухлы, ярдәмчел, киң күңелле һәм бик яхшы капкачы буларак искә алалар. 

Әлеге турнирга Илнарның якыннары, туганнары, сыйныфташлары, дуслары, хәтта Әтнә көллиятендә бергә укыган группадашлары да килде. Чараны авылның спорт активисты, спорт остасы Ранил Дамир улы Сафиуллин, җирлек башлыгы Рамил Равил улы Гыйльфанов, Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин исемендәге Яңгул урта мәктәбе директоры Илнур Илфат улы Җиһаншин, Илнарның әти-әнисе ачып җибәрде. Нияз Шамил улы Гыйльманов мәгьнәле вәгазь сөйләп, Илнар рухына дога кылды.

4 команда арасында бик көчле уен барды, уенга килгән җанатарлар да таралмый ахыргача егетләргә көч биреп тордылар.
Спортчылар, җан-атарлар өчен Яңгул авылының оста пешекчеләре Раушания Исмәгыйлева, Гөлназ Шәрипова, авыл китап-ханәчесе Хәлимә Зарипова, Алсу Садыйкова, Илнарның апасы Гөлназ Әхмәдуллина, туганнары учак өстендә пылау, шулпа, коймак, чәй әзерләп, килгән кунакларны сыйладылар, Ураза тотучыларга ифтарга ризыклар өләштеләр.

Уен тәмамлангач, уенчыларга Илнарның әнисе Рәхимә апа күз яшьләре аша егетләргә рәхмәт укып медальләр, кубок-лар тапшырды. «Әлеге егетләр улымның дуслары, улымны күргән күк булдым, — диде ул.

Чараны ябып, «Яңа тормыш» җәмгыяте директоры, шулай ук спорт остасы һәм күпьеллар Яңгул авылында спартакиада ярышлары оештырган, Илнарны якыннан, яхшы белгән Ранил Фәрит улы Габдрахманов рәхмәт сүзләре әйтте, якыннарына сабырлык, сәламәтлек, күкләргә тынычлык теләде. Илнарның рухы шат, каберләре киң, урыннары оҗмах турләрендә булсын иде. Амин.

Геройларның исемнәре онытылмаса, аларның даны да мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей