Балтач егетләренең якыннарына «Батырлык» ордены тапшырылды
Безнең геройлар

Балтач егетләренең якыннарына «Батырлык» ордены тапшырылды

Әлеге егетләр Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды

Россия Президенты Владимир Путин карары белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Шеңшеңәрдән ефрейтор Рәмис Әхмәтханов, Нормадан рядовой Фәнис Ганиев, Балтачтан рядовой Ринат Гарифуллин, Кургемнан Юрий Тургенев һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Аларның якыннарына орденны район башлыгы Рамил Нотфуллин белән хәрби комиссар Дамир Гайнуллин тапшырды.

Әлеге егетләр Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев