Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Батыр йөрәкле егет

Әсхәтнең якты истәлегенә багышлана

Батыр егет — ил күрке, диләр. Әлеге әйтем минем бертуган Гөлшат апамның улы Әсхаткә туры килә дә инде. Батыр, кыю, тәвәккәл булмасаң, чит җирләрдә генә түгел, үз өеңдә дә бернишли алмыйсың.

Яңгул авылында туып-үскән Әсхат Гыйззәтуллин мәктәптә укыган чакларда да яхшы укыды, уйлаган уйлары да төпле фикерле, акыллы, тыйнаклыгы егет булып үсеп килгән чорында да егет кешегә генә булган сыйфатларын югалтмыйча яшәвенә әле дә сокланып карарлык.

Мәктәпне тәмамлагач, Әсхат армиягә хезмәт итәргә китә. Екатеринбург һәм Чибәр күл шәһәрләрендә әйбәт кенә хезмәт итеп туган ягына кайта. Аннан соң армиядән кайтып бер ничә ел узгач, Әсхат кабаттан өч елга контракт төзеп Южно — Сахалинскка хезмәт итәргә китә. Инде киткәненә дә 1 ел узды. Әле генә кыска вакытлы ялга гына кайткан Әсхат энем белән буген курешеп армия хәлләрен сөйләшеп куңелле генә итеп чәйләр эчтек. Армия хезмәтен чын батырлык хисләре белән утәгән егет белән сөйләшу икенче төрле куңелле рәхәт булды.

Без күрмәгән бары ерактан гына ишетеп белгән Южно-Сахалинск шәһәренә Әсхат бер курыкмыйча купме кл. юллар барып тиешле частька килеп урнашкан ул. Бер ничә көннән узе кебек хезмәт итәргә килгән иптәшләре белән дә тиз уртак тел тапкан. Бирегә төрле шәһәрдән җыелган солдатлар һәрберсе башта ук армия хезмәтен үтәп чыныккан егетләр. Шуңа да армия дәресләрен утәу аларга әллә ни авырлык тудырмаган.

Әсхаткә иң ошаганы снайпер дәресе булган. Берничә ай укып, ату серләренә төшенгән ул. Нинди генә кораллар тотып караса да, ил — көнебез тыныч булуын теләдем, ди ул. Командир в/ч полковник Г. В. Щевченко да солдатларга бик игьтибарлы, әйбәт кеше, ди Әсхат. Армия булгач, таләпләр дә көчле, аңа карамастан, тәртип тә яхшы, бер көнебездә дә тик утырган юк, гел хәрәкәттә, дип елмая Әсхат.

Сахалин шәһәренең бик матур җирләрендә булдым. Монда саф һава, чиста, әйбәт, бу сәламәтлек өчен дә файдалы. Һәр яктан таулар урап алган матур, диңгездә дә коендым, әле ничәдер чакрымда океан да бар, анысын да насыйп булса барып карармын дип торам дип сөйли ул. Җәйнең эссе һавасы бары бер атна гына тора икән.

Ә кыш үзенең салкынлыгы белән нык сиздерә, ди. Кар күп ява, бураннар да көчле була, бер ияләнгәч торырга була инде. Туган ягыңны сагынасыңмы, дип сорагач, ие, сагындыра, ләкин үз теләгем белән киткәч түзәм, армиягә киткәнемә бер дә үкенмим, чит җирләр миңа тагын да көч-куәт бирә.

Иң мөһиме, ил-көннәребез тыныч булсын, ди Әсхат. Төз гәүдәле, үз-үзен тагын да тәртипле итеп тотарга өйрәнгән, итагатьле итеп сөйләшкән Әсхат энемә сокланып калдым. Киләчәктә әйбәт кенә хезмәт итеп, туган якларына исән- имин кайтырга насыйп булсын. Армиядә хезмәт иткән егетнең хыяллары зур була. Шул хыял-максатларга ирешеп, хезмәт иткән илендә тугры калып бәхетле яшәргә язсын иде.

Чулпан Габделганиева.

(2017 елда матбугатыбызда дөнья күргән язма)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: батырлар