Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Шәһит киткән Балтач егетләренең якыннарына орден һәм медаль тапшырылды

Бу югары дәүләт бүләкләре аларның Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәүләрен, курку белмәс батырлыкларын һәм фидакарьлекләрен таныту булып тора

Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Россия Федерациясе Президентының Указы нигезендә, шәһит киткән рядовой Линар Гомәр улы Закиров Батырлык ордены белән, ә рядовой Ринат Рәис улы Аитов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнделәр.

Бу югары дәүләт бүләкләре аларның Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәүләрен, курку белмәс батырлыкларын һәм фидакарьлекләрен таныту булып тора.

Әлеге бүләкләрне сугышчыларыбызның әти-әниләре, туганнары һәм балаларына тапшырылды.

-  Батыр йөрәкле уллар, егетләр тәрбияләгән әти-әниләр алдында башымны иям! Аларга сабырлык һәм сәламәтлек телим, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев