Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

«Тормыш иптәшем — безнең горурлыгыбыз, еракта булса да терәген, яратуын тоеп яшибез», ди Чулпан

Районыбыздан ирләре хәрби бәрелешләрдә катнашкан солдат хатыннары тик утырмыйлар, Чулпан Әхсәнетдинова да алар рәтендә

Бүгенге заманда хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый — аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Болар бары тик хатын-кыз гына булдыра ала торган эшләр.

Халыкта телендә бик күпләргә яхшы таныш «Ир кеше гомерендә өч эшне эшләргә тиеш» дигән әйтем йөри. Ул эшләргә тукталсак, ир кеше агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә тиеш булып чыга. Булдыклы ир-ат боларның бөтенесен булдыра, сүз дә юк!

Тик утырткан агачка су сибәргә, тәрбия кылырга кирәк, ә бу эшне иң оста башкаручы — хатын-кыз. Өй салуга килсәк, өй салу — зур сабырлык, көч-хезмәт таләп итә. Әмма әлеге йортны һәрчак пөхтә тоту, уңайлы итү, җан җылысын өрү — хатын кыз гына башкара ала торган гамәл. Малай табу, үстерү, тәбияләү турында исә әйтеп тә торасы юк. Ир-ат ир-ат инде ул, ә хатын-кыз шул ир-атны ир иткән, йортлы иткән, гаиләле иткән фәрештәгә тиң зат.

Февраль аенда Питрәч районында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең зона этабы оештырылды. Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән уздырыла һәм хезмәт юлы, язмышы, уңышлары белән үрнәк булырлык гүзәл затларны республикабызга таныта. «Хатын-кыз — ана», «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият», «Хатын-кыз — галим», «Хатын-кыз — лидер», «Һөнәрем — язмышым», «Өченче яшь герое», «Эшмәкәр хатын-кыз», «Хатын-кыз — ел үрнәге», «Изге йөрәкле ир-егетләр» һәм «Ир-ат — лидер» номинацияләре буенча уздырылган бәйгедә райондашларыбыз да лаеклы чыгыш ясадылар.

Бәйгедә «Хатын-кыз — лидер» номинациясендә катнашып, уңышлы чыгыш ясаучы райондашларыбызның берсе — Чулпан Рәкыйп кызы Әхсәнетдинова. Чулпан бүгенге көндә «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә шәфкать туташы булып хезмәт куя.

Сәрдек авылында гомер кичерүче Чулпан һәм Айдар Әхсәнетдиновлар гаиләсе — районыбызның искиткеч көчле рухлы, бердәм, тату гаиләләренең берсе. Украина җирләрендә барган хәрби бәрелешләр Әхсәнетдиновлар гаиләсен дә читләтеп узмаган, гаилә башлыгы Айдар, 2022 елда махсус хәрби операция дулкынына эләгеп, бүгенгә кадәр ил алдында хәрби бурычын үти, гаиләсенең, илебез халкының тынычлыгы, иминлеге өчен көрәшә.

«Тормыш иптәшем — безнең горурлыгыбыз, еракта булса да терәген, яратуын тоеп яшибез. Без аның иминлеге өчен борчылсак, ул безнең өчен, гаиләсеннән, якыннарыннан читтә булуы өчен борчыла инде. Иң мөһиме — ил-көннәргә тынычлык килеп, тормыш иптәшем, балаларыбызның әтисе безнең янәшәбезгә исән-имин әйләнеп кайтсын», — ди Чулпан.

Районыбыздан ирләре хәрби бәрелешләрдә катнашкан солдат хатыннары тик утырмыйлар, Чулпан Әхсәнетдинова да алар рәтендә. Ул — «Помощь СВОим» республика волонтерлык үзәгенең актив волонтеры. Буш вакытларында Чулпан да, гаиләсе һәм, илебездә сакланган вәзгыятькә, солдатларыбыз иминлегенә битараф булмаган җилкәдәшләре белән, хәрби бәрелешләр зонасында алгы сызыкта булган солдат егетләргә гуманитар ярдәм әзерләү белән шөгыльләнә, волонтёрларга киптерелгән ашлар ясауда ярдәм итә.

Илзирә Гыймадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев