Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 81 ел

Ерактагы якын туганнар

«Дәүләт чикләрен саклаудагы аерым хезмәте өчен» һәм күп төрле юбилей медальләре белән бүләкләнә

Кайда гына чәчелмәгән, кайда гына көн күрми газиз татар халкы. Иге-чиге булмаган, инде дөнья картасыннан юкка чыккан СССР дигән илнең төрле почмак-ларында районыбыздан чыккан яисә тамырлары Балтач якларыннан булган күпме кеше яшәгән һәм яши. Кариленнән чыккан Таһир Әгъләм улы Әгъләмов үзе дә чит җирләрдә урнашып калган, алай гына түгел, ул якларда аның туганнары күптән, XX гасырның 30 елларында ук килеп сыену тапканнар.

Байкал арты крае татар җәмгыяте җитәкчесе Таһир Әгъләм улы Әгъләмов 1960 елның 24 августында Татарстан АССРның Балтач районы Кариле авылында туган. Норма мәктәбендә укый, урта мәктәпне Балтачта тәмамлый. Каспий югары хәрби-диңгез училищесын тәмамлагач, Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләренең диңгез частьларында, Байкал аръягында ФСБ чик идарәсендә хезмәт итә. Бүгенге көндә төбәкнең Иҗтимагый палатасы әгъзасы булып тора.

 

Әгъләмов Таһир Әгъләм улы 2нче ранглы капитан. Хәрби-диңгез училищесыннан бүленеш буенча аны Ерак Көнчыгышка, СССР КГБ чик буе гаскәрләренә җибәрәләр. Беренче хезмәт урыны Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә урнашкан чик сакчылары корабларының аерым бригадасында була.

 

1982 елның августыннан 1984 елның августына кадәр чик сакчысы корабы командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә. 1982 елда Анапа шәһәрендәге белгечләр әзерләү диңгез үзәгендә курслар тәмамлый.

 

1984 елның ноябре–1986 елның июнендә чик сакчылары кораблендә хезмәт итә, капитанның өлкән ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1986 елның июнендә яңа төзелә торган чик сакчысы корабле командиры итеп билгеләнә.

 

1991-1994 елларда Санкт-Петербург шәһәрендә Н. Г.Кузнецов исемендәге Хәрби-Диңгез Академиясендә укый. Чита өлкәсендә төрле хәрби вазифалар үти. 1999 елның июненнән 2010 елның маена кадәр Чита шәһәрендә чик буе идарәсендә «начмор» вазыйфасында хезмәт итә. 2001 – 2004 елларда Чита шәһәрендә Байкал арты дәүләт педагогика университетының юридик факультетында белем ала.

 

Хезмәтен Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Байкал арты крае буенча Чик буе идарәсендә 2010 елның 19 маенда тәмамлый. «Дәүләт чикләрен саклаудагы аерым хезмәте өчен» һәм күп төрле юбилей медальләре  белән бүләкләнә.

 

Хабаровск өлкәсе, Байкал арты төбәгендә татарларны туплау өлкәсендә, гомумән, патриотик эшне җәелдерүдә зур көч куя. Ул бу төбәкнең Бөтендөнья татар конгрессының урындагы җитәкчесе булып тора. Татар Милли җыенына даими рәвештә чакырыла, Бөтендөнья татар конгрессы эшендә актив катнаша.

Валентина Иннокентьевна – Таһир Әгъләм улының әбисенең кече сеңлесенең кызы булып чыга. Кыз вакыттагы фамилиясе – Шәмсетдинова. Байкал артына алар 1937 елны килеп төшәләр. Ул заманда, репрессияләрдән качып Татарстан, Башкортстан якларыннан бу җирләргә хәйран күп гаилә килеп урнаша. Әнисенең исеме – Сәрвәр атлы була. Гаилә Чита   белән Благовещенск шәһәрләре арасында урнашкан Нер-Заводский районының Байка дигән авылга килеп төпләнә.  Бераздан Сәрвәр шушында тормышка чыга. Валентина үзе 1949 елда дөньяга авыз сала. 1965 елда, 16 яшендә тракторчы һөнәрен үзләштерә. Кыз балага «Д-54» тракторы бирәләр. Чылбырлы трактор белән идарә итү ирләргә дә җиңел түгел, ә монда гәүдәсе 45 килограммлы кыз бала. Рычагларны ике куллап тартып, борылыр өчен педальләргә ике аяклап басарга туры килә. Бирешми ул, тешләрен кысып түзә. Көне-төне кырда, басуда, кичләрен тузаннан ике күз һәм тешләр генә ялтырап күренеп тора. Планнарны арттырып үти, даими алдынгылар сафында була. Эшли башлаганга биш ел булды дигәндә, Валентинаны «Почет билгесе» ордены белән бүләклиләр.  Алай гына түгел, кыш айларында тракторга эш булмаганда, фермада сыер да сава, бар җиргә өлгерә. Соңрак «Т-16» тракторында да эшләргә туры килә.

 

Бу якларга да үзгәртеп коруның әче җилләре килә. Валентина апа эшләгән совхоз инде таралган, басу-кырларның күбесендә чүп үсә. Шулай булса да, ветеран күңелен төшерми. Ул үзенең Ватан алдында бурычын тулысынча үти. Бүгенге көндә онык-оныкчыклар үсүенә шатланып, еракта, җир йөзенә сибелгән татарның тарихтагы язмышын сүрәтләп, гомер кичерә.

 

Бу хәбәрне Таһир Әгъләм улы Читада нәшер ителүче «Земля» газетасыннан алып җибәрде. Мондый исем белән газета 1921 елдан чыга башлаган, соңрак ябылган. 1990 елда газета яңадан шушы исем белән нәшер ителә башлый, 60 мең тираж белән чыга. Кызганычка күрә, язылучылар саны кимү сәбәпле, 1924 елда газета ябыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев