Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Чисталык

Салкын чишмәгә барган саен йөрәк авырта

Ул бит шул ук халык акчасына ясала торган әйберләр, ничек шуны халык үзе аңламый соң?

Мин Салкын чишмәгә суга йөрим. Барган саен йөрәк авыртып кайта, чөнки кайбер адәмнәрнең тәрбиясезлегенә, әхлаксызлыгына исләрем китә. Чишмәдә адым саен чүп савытлары куелган, ләкин чүпне чүп савытына түгел, ә чүп савыты кырыена ташлыйлар. Күрсәм алып ташларга тырышам. Алай гына да түгел, шул чүп савыты кырыена басып, тимер рәшәткәгә таянып эчкән шешәләрен чүп савытына салмыйча, каршыдагы чирәмлеккә яисә кечкенә инешкә тотып аталар.

Атынчыкларга таба барганда кечкенә генә матур күперчек ясап, шуның астына зур түгәрәк шома ташлар салганнар иде күп итеп. Матурлыгына сокланып карап торырлык иде! Шул ташларның хәзерге вакытта дүрттән бере генә калды, калганы да коелган ком астында күмелеп калып бара.

Инде тимер сетканы каерып мәр-мәр ташларны ташый башлаганнар! Беркем күрмиме соң моны? Әллә күреп тә күз йомамы? Нинди матур итеп парк ясадылар, яше, карты, бала-чагасы рәхәтләнеп ял итә торган итеп, куанып, рәхмәт әйтеп кулланасы гына бит инде! Юк, булганның да кадере юк! Ул бит шул ук халык акчасына ясала торган әйберләр, ничек шуны халык үзе аңламый соң? Түрәләрне сүгәбез, үзе эшләп баючыны яратмыйбыз, алар таламый бит инде ул чишмәне! Әнә шул үзенең хезмәте кермәгән, кеше хезмәтен хөрмәт итмәгән кеше урлый, чүпли, боза шул инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев