2039 елда республикада Корбан бәйрәмен ике мәртәбә билгеләп үтәчәкләр
Дин һәм тормыш

2039 елда республикада Корбан бәйрәмен ике мәртәбә билгеләп үтәчәкләр

Татарстанда Корбан бәйрәме рәсми бәйрәм һәм ял көне булып санала

2039 елда Татарстан мөселманнары, шул исәптән Балтач районында яшәүчеләр, изге Корбан бәйрәмен бер календарь елында ике тапкыр билгеләп үтәчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, мондый сәбәп календарь системаларының аермасына бәйле: ислам ай календаре гадәти кояш календареннән якынча 11 көнгә кыскарак, шуңа күрә төп дини бәйрәмнәрнең даталары ел саен күчә. Нәтиҗәдә, 2039 елда Зөлхиҗә аеның унынчы көне ел башына һәм ахырына туры киләчәк — якынча 6 гыйнварга һәм 26 декабрьгә.

Искәртеп үтәбез, Татарстанда Корбан бәйрәме рәсми бәйрәм һәм ял көне булып санала. Тантаналарның төгәл датасын ел саен башта республика Мөселманнарының диния нәзарәте билгели, аннары ул ТР Раисе указы белән раслана.

 


Нет комментариев