Узган атнаныӊ җомга кичендә Балтач үзәк мәчетендә расланган тәртип нигезендә кичке вәгазъ булды. Бу юлы мөселманнар белән очрашуга Казан шәһәренеӊ Әмәт мәчете имамы, Татарстан Диния нәзәратенеӊ Голәмәләр Шурасы әгъзәсе Равил хәзрәт Бикбаев килде.
Ул үзенеӊ чыгышын бөтен мактаулар, галәмнәр Раббысы Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгалә һәм Аның Пәйгамбәре һәм Рәсүле Мөхәммәд с.г.в. гә, барлык сәхәбәләренә һәм кыямәт көненә чаклы аның юлыннан барган мөэмин-мөселманнарга Аллаһның сәләме һәм салаватлары ирешсе, дип башлады. Бүгенге көндә мөселманнарны борчыган сорауларга җавап йөзелгән төзелгән вәгазъ бу кичәдә катнашкан барча кешегә нык тәэсир итте.
Равил хәзрәт әйткәнчә, хәзерге заманда күпләргә яшәешнең мәгънәсе акча, мал-мөлкәт, дөньяви дәрәҗә белән генә хисаплана. хәерчелектән интегүчеләр күп, тормышлары мул булганнарның да рухи дөньясы бик фәкыйрь. Кайда гына карасаң да, ризасызлык, кайгы-хәсрәт, моң-зар. Аллаһы Тәгаләгә буйсынмау, гөнаһлар сазлыгына бату, диннең һәм дөньяви тормышның рәхмәтлекләрен, нигъмәтләрен юкка чыгара. Кеше тырышып укый, эшли, гаилә кора, балалар тудыра, бәхетле картлык өмет итә. Ләкин бәхет дигән офыкка җитә алмый, картайган көнендә төпсез көймәгә утырып калган кебек була. Чөнки ул тормышның муллыгы, яшәгән айлар һәм еллар белән билгеләнми, ул бәрәкәтнең булуы яки булмавы белән бәйле. Динсез тормыш ул - бәрәкәтсез, файдасыз. Димәк, безгә үзебезнеӊ динебезгә ныклап ябышырга, аныӊ белән тормышны алып барырга кирәк. Шул ук вакытта, бу мәсьәләдә аеруча сак булу сорала. Безнеӊ юлыбыз ул уртадан барырга тиеш, дип билгеләп үтте хәзрәт.
Нет комментариев