Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Бүген Бөрбашта мөселман балалар Сабантуе гөрләде

Кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу - зирәклекнең бер асылы, бер-беребезгә карата әйбәт булсак, ике арадагы аңлашылмаучанлыкларга урын калмас, дигән канатлы сүзләрне үз эченә алган хәдистән һәм дә Җәлил хәзрәтнең хәер-фатихасы, изге догадан (Коръән аятьләрен мөфти урынбасары укыды) башланган сабантуй тыныч кына, күркәм генә дәвам итте.

­- Балаларыбыз Гаетнең ни икәнен дә белми үсмәсеннәр, дип, беренче елны шул нияттән уздырган идек бу бәйрәмне... - диде Җәлил хәзрәт үз чыгышында.-Икенче елда авыл урамнарына асфальт түшәлде, шул куанычтан тагын уздырдык, өченче елны яңа мәктәп эшләнде, шул сөенечтән янә уздырдык, шулай итеп, менә быел унынчы мәртәбәсен үтә.
Бөтенрәсәйкүләм мөселман балалар сабантуенда районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров катнашты.
- Татарстаныбызның һәм дә Балтачыбызның алга таба үсеше өчен милләтләрнең дус яшәве кирәк, - ди Рамил Рәшитович. - Әлеге сабантуйның әһәмияте дә нәкъ менә дуслыкка, яшь буынны тату яшәүгә өндәүдә.
Васил Шәйхразиев дәүләт хөкүмәте һәм дә шәхсән үз исеменнән котлауларын җиткерде, вертолетта килгәндә Балтачыбызның иген тулы кырларына сокланып баруын белдерде, Бөрбашның "оҗмах почмагы" дип телгә кергән паркында булып, чишмә суыннан авыз итүен дә искәртте, балаларыбызны янәдән бәйрәм белән котлап, ярышларда сынатмаска өндәде, уңышлар теләде. Шунда ук Бөрбаш мәктәбе директоры, балалар тәрбияләүдә фидакарьләрчә эшләүче Гүзәл Бариевага Татарстан Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров та буш килмәгән, урыннарда башкарган хезмәтләре белән татар дөньясына өлеш керткәннәре өчен райондашларыбыз - Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка, яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинга, эшмәкәр Гөлсем Миңнебаевага, мөгаллимә Миләүшә Галәветдиновага конгрессның Рәхмәт хатларын алып килгән. Урынлы бүләкләр тантаналы төстә тапшырылды.
Бәйрәмнән фоторепортажлар алга таба биреләчәк, сайтыбыздан аерылмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250