Озак та үтмәс, Балтачныӊ яӊа йортлар салынган тау башы өлешендә «Балтач нуры» мәчете үзенеӊ ишекләрен рәсми рәвештә ачачак.
Шәхси эшмәкәрләрнеӊ, динебез көчәйсен дигән райондашларыбызныӊ уртак көче белән зур эш башкарылган. Хәзер инде эчтәге бизәкләү, матурлау эшләрен тәмамлагач, манараныӊ өске өлешен һәм аен гына куясы калып бара. Хәер, алары да әзер диеп әйтергә була. Тиешле сәгатьтә мәчет өстенә ай куелып, аннан да моӊлы да, серле дә азан тавышы яӊгыраячак.
Нет комментариев