Ислам динендә мәеткә кагылышлы сораулар-2
Дин һәм тормыш

Ислам динендә мәеткә кагылышлы сораулар-2

14. Кырык көненә кадәр мәет өстенә барып Коръән укырга кирәк буламы?

- Мәеткә доганыӊ барып ирешүе урын белән бәйле түгел.
- Мәеткә көн саен өйдә генә Коръән укып дога кылсаң ярый. Бу фарыз түгел. Сөннәттә дә чикләнгән көннәре юк.
15. Мөртәт диеп кемне атарга?
- Мөртәт ул - диннән чыккан кеше. Ягъни ул кайчандыр мөселман буларак гыйбадәт кылган, аннары башка дингә күчкән кеше була.
16. 70 мең тәһлилне әти-әни рухына багышласам ярый­мы?
- Тәһлил чыгу изге гамәл - ахырда Аллаһының ризалыгын - кабуллыгын үтенеп сорагач, хасыйл булган әҗер-савапларны әти-әниемнең рухларына ирештерсәнә, диеп дога кылсагыз, иншалла, догагыз кабул булыр.
17. Мәеткә Зсе көнне тәһлил әйтү кирәкме?
- Мәрхүм артыннан һәр көнне Коръән укып, тәһлил әйтсәң дө ярый - изге гамәл. Коръән, тәһлил артыннан дога кылырга онытмагыз.
18. Авыру кешегә «Йәсин» сүрәсен тавыш белән укысаң ярыймы?
- «Йәсин» сүрәсе авыруга шифа өчен ишетелерлек тавыш белән укыла.
19. Вафат булганчы үзенә йәсиннәр тутырып куярга ярыймы?
- Коръәннең барча сүрәләрен дә тигез күреп, барчасын да укысаң, саваплырак.
20. Ислам динен кабул иттек диеп, «Ләә иләәһә иллә-аллааһу Мөхәммәдүр-рәсулүллааһ» дип әйтүчеләр хәрам ашасалар, эчсәләр, мөселманнар зиратына күмеләләрме?
- Хәрам ашап, хәрам эчүчеләр бик зур гөнаһлы булалар. Исламны кабул итүләре сәбәпле, мөселманнар зиратына күмеләләр.
21. Кабер ташын ничек урнаштыру дөрес була?
- Таш баш очына куела, язулы ягы үзеңә уңайлы итеп ур­наштырыла.
22. Мәетне моргтан юып, кәфенләп кайтаралар. Шул көенчә җеназа укып җирләргә ярыймы?
- Ярый, әмма мәетнең якын туганнарының хакы башкаларныкыннан өстенрәк. Мәетне якын туганнары юып кәфенләсәләр, хәерлерәк.
23. Үзләрен рәнҗеткән балаларына әти-әнисе ризалыкларын бирмичә үлсәләр, шул балалары хәерләр биреп тәүбә итсәләр, гафу ителәләрме?
- Әти-әнисен рәнҗеткәннәр, аларның ризалыгын ала алмасалар, алар зур гөнаһ кылган булалар.
24. Кеше үз гомерендә ничә мәет юарга тиеш?
- Күпме юа аласыз, әҗер-савабы да шулай артып торыр, иншәаллаһ.
25. Ел саен зиратка барып кабер өсләрен чистартабыз, бу эш шәригатебездә бармы?
- Чисталык безнең шәригатебездәге хәл. Шуңа зиратны чистарту яхшы гадәт булып тора.
26. Мәет юган өчен акча алу ярыймы?
- Әгәр хуҗа юучылар белән түләү хакында килешсә - хакын бирергә. Әгәр мәетне юучы Аллаһы ризалыгы өчен юам дисә - ул шул ук вакытта ният кылырга тиеш. Бу вакытта ул, түләү хакын бирсәләр дә, бирмәсәләр дә риза була.
27. Әгәр мәет моргтан соң гына кайтарылып юылса, кояш батканчы кабергә куелырга өлгермәсә, аны икенче конен тагын юаргамы?
- Дөрес иттереп урнаштыра алсаң, кояш баткач та җирләү ярый. Әгәр мәет икенче көнгә кала торган булса, юмый тору хәерле, шул юу җитә.
28. Мәетне моргта юганнан соң күмү ярыймы?
- Әгәр бөтен шартлары да китерелеп юылса, ярый.
29. Мәетне намаз вакытында күмәргә туры килә. 3,7, 40ындагы Коръән ашлары да намаз вакытына туры килә. Бу намазларны каза калдырып уку гөнаһмы?
- Намаз вакытында мәет күмелми һәм аш мәҗлесе дә үткәрелми. Бу эшләр намаздан соң үтәлә. Бу хакта алдан ук исәп-хисап ясап куярга кирәк.
30. Мәетне юганда аның аяклары кайсы юнәлештә бу­лырга тиеш?
- Өйнең торышына карап, аякларын кайсы якка куйсаң да ярый. Җаны чыккач, мәетнең аякларын кыйблага сузып яткызалар.

250

Нет комментариев