Зур җиңүең белән ихластан котлыйбыз, Алсу ханым!
2 февральдә, Балтач балалар сәнгать мәктәбе Балтач районы мөхтәсибәте белән берлектә «Ислам моңы» мөнәҗәтләр бәйгесенең гала-концертын уздырды. Бәйгедә районның төрле мәктәп, балалар бакчаларыннан килгән балалар, яшүсмерләр, авыл җирлекләре һәм бистәнең өлкән яшьтәге мөнәҗәт әйтүчеләр катнашты.
Мөнәҗәтләр бәйгесе Татарстанның халык артисты, мөгаллим Миңгол Вәгыйз улы Галиев уздырган мастер-класс белән башланып китте.
Быелгы мөнәҗәтләр бәйгесе аеруча истәлекле булды, чөнки хезмәттәшебез – смм-белгеч Алсу Надршина «Ислам моңы»нда беренче урын яулады. Зур җиңүең белән ихластан котлыйбыз, Алсу ханым!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев