Көек авылында ифтарны зурдан үткәргәннәр
Дин һәм тормыш

Көек авылында ифтарны зурдан үткәргәннәр

Мөселман халкы өчен изге ай саналган Рамазан ае бара. Мәчетләрдә Ифтар мәҗлесләре уздырыла.

10 июньдә Көек мәчетендә дә Ифтар мәҗлесе узды. Бирегә динебезне хөрмәт иткән авылдашларыбыз чакырылган иде. Мансур хәзрәт вәгазьләр укыды, килүчеләр догалар җиткерделәр.

Ифтар мәҗлесе «Сорнай» хуҗалыгы җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗев ярдәме белән башкарылды. Табыннарны авылыбызның ашсуга оста ханымнары әзерләде. Ифтар төгәлләнгәннән соң бөтенебез бергәләп ахшам намазы укыдык. Кешеләрнең йөзләрендә якты елмаю балкыды. Ашка килүчеләр шундый игътибарлылыктан һәм изге Рамазан аена карата хөрмәт белән караудан бик канәгать калдылар.

Ифтарда катнашучылар дин тотучы мөселманнарга шундый олы бүләк әзерләгәне өчен Тәүфыйк Газизовичка рәхмәт укыдылар. Әйтергә кирәк, ул һәр ел саен Рамазан аенда да, Корбан гаетендә дә барлык авылдашларны мул табыннар артына җыя.

Камил Барыев,
Көек авылы

250

Нет комментариев