Мәчеткә йөрүнең зыяны юк
Дин һәм тормыш

Мәчеткә йөрүнең зыяны юк

Норма мәчете балаларга аеруча да якын килеп эшли. Якшәмбе көнне малайларны-кызларны дин дәресләренә җыюны, җәйләрен ял оештыруларны мәчетнең яшь буын белән актив эшләве дип бәяләргә кирәк.

Дин әһеле Рәфкать ага мәчет җитәкчелеге белән авылдагы дин мәсьәләләрен күз уңында тотып, йолаларның үтәлешен кайгыртып, гореф-гадәтләргә тап төшерми яши. Яшь буын арасында бәйгеләр дә балаларның ни дәрәҗәдә өйрәнүләрен бәяли. Менә Норма мәктәбендә укучы Инсаф Шакиров бер бәйгедә догаларны дөрес уку буенча беренче урынны алды. Баланың куанычыннан гына да мәчетләребез кылган гамәлләрнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген тоемларга була.

250

Нет комментариев