Мәүлид ае җитте
Дин һәм тормыш

Мәүлид ае җитте

Мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае, яки сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в,) дөньяга килгән Мәүлид аена аяк бастык

Газиз милләттәшләрем! Мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае, яки сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в,) дөньяга килгән Мәүлид ае җитте.

Быел Мәүлид ае, изге җомга белән башланды, җомга белән тәмамланачак. Ә Аллаһның Илчесе (с.г.в.) кояш чыга торган иң яхшы көн – җомга дип әйткән. Пәйгамбәрнең (с.г.в.) бу һәм башка сүзләре, үгет-нәсыйхәтләре, үрнәге – барысы да мөэмин-мөселманнар иярергә тиешле хак юлдыр,  Коръәннән соң ислам нигезләренең берсе булган Сөннәт. Аллаһ Тәгалә Мөхәммәдне (с.г.в.) бөтен галәмнәргә рәхмәт буларак җибәргән һәм кешелек өчен һәрнәрсәдә өлге итеп куйган. Һичшиксез, әгәр без барлык эшләребездә сөннәткә таянсак, бәла-казалардан имин булырбыз һәм ике дөнья бәхетенә ирешербез. 

Коръәндә әйтелә: – «Син араларында булган чакта, Аллаһ аларны җәзаламаячак» («Әл-Әнфәл» сүрәсе, 33 нче аять). Бу аятьне ишеткәч, үзеннән-үзе сорау туа: безнең арада Рәсүелебез (с.г.в.) булмагач, хәзерге заман мөселманнарына, Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавына ничек ирешергә соң? Җавап бик гади: сөннәте  яшәсә, мөселман дин кардәшләребез «әһле сөннәт» юлыннан атласа, аның тәгълиматыннан һәм яшәү рәвешеннән язмаса, бу Пәйгамбәрнең (с.г.в.) безнең арада икәнлеген аңлатачак.

Кадерле дин кардәшләрем! Мөбарәк Мәүлид аенда Пәйгамбәргә(с.г.в.) салават әйтү, аның сирасын (тормыш юлын) өйрәнү, үзе һәм аның гүзәл сыйфатлары турында вәгазьләр тыңлау, аның пәйгамбәрлек иткән вакытларын һәм аның шул бөек чорда булган гаҗәеп вакыйгаларны һәм могҗизаларны искә төшерү дөрес санала. Бу күркәм чаралар халык арасында Мөхәммәдкә (с.г.в.)  һәм аның сөннәтенә карата мәхәббәт тәрбияли, хак ислам кыйммәтләрен саклый һәм бөтен кешелек дөньясы өчен уртак булган мәңгелек әхлакый төшенчәләр – мәрхәмәт, гаделлек, гыйлемлелек, ата-ананы кайгырту, хатын-кызларга хөрмәт, балаларны сөю, күршеләр белән татулык турында искә төшерә.

Татарстан Мөфтие, ТР МДН Рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев