Җомга намазы кабул булсын өчен, имамнан тыш, яңадан өч кеше катнашу тиеш.
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
— Имам, мәэзин һәм тагын бер кардәш катнашында узган җомга намазы кабул буламы? Кабул булсын өчен кимендә ничә кеше катнашырга кирәк?
— Җомга намазы кабул булсын өчен, имамнан тыш, яңадан өч кеше катнашу тиеш. Бу саннан ким булган очракта, җомга намазы укылмый, ә өйлә намазы укыла.
Нет комментариев