Сездән – сорау, бездән – җавап
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә
— Мөәзинебез игътибарсызлыгы белән азанны намаз вакыты кергәнче әйтте. Бу очракта, намаз вакыты кергәч, азан кайтарып әйтеләме?
— Мәчеттә намаз вакыты кергәнче, ялгышлык белән азан әйтелсә, намаз вакыты җиткәч, шул намазга азанны яңадан әйтү кирәк.
— Динебездә мосафир намазы, дигән төшенчә бар. Мосафир дип кемнәрне атыйбыз.
— Динебездә кешенең ике төрле халәте бар: мосафир һәм мокыйм. Мокыйм ул үз җирендә яшәүче кеше, ә мосафир — сәфәрдә булган кеше. Кешенең сәфәре 3 көнгә сузыла икән, (бу очракта юлга элекечә киткән вакыт белән исәпләнелә), ягъни 90-100 чакрым ара турында сүз бара икән — ул мосафир хөкемен ала. Тиешле җиренә барып, өенә кайтканчы ул шушы хөкемдә була. Билгеләнгән җиренә барып, аның шунда 15 көннән артык тору нияте бар икән, бу кеше шул шәһәргә барып җиткәнче мосафир хокемендә була. Мосафир булгач, Аллаһы Тәгалә тарафыннан аңа җиңеллекләр каралган — дүрт рәкагәтьле фарыз намазларын ике рәкагать итеп укырга һәм рамазан шәриф аенда уразага кермәү рөхсәт ителә. Сәфәрдән кайткач, уразаның калдырган көннәре каза кылына торган була. Юлга чыгар алдыннан ике рәкагәть намаз укыла һәм ул сәфәр намазы дип атала, бу намазны башкару күркәм гамәл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев