Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Шөкер, Җәлил хәзрәт белән җомга намазы укыдык (+фото)

Россиянеӊ төрле төбәкләреннән килүчеләр милләтне саклаучы ислам динен һәм халыкныӊ милли гореф гадәтләрен ныклап саклыйлар.

Бөрбаш урта мәктәбенеӊ эшчәнлеге белән якыннан танышкан кунаклар:
- «Кара әле, килүебез җомга көненә туры килде, җомганы Җәлил хәзрәт белән укысак иде», дигән мөрәҗәгатьләренә кабул итүче хуҗалар берсүзсез риза булдылар. Бер зур автобус Бөрбаш авылында килүчеләрнеӊ мәчеттән җомга намазы укып чыкканнарын көтеп торды. Намаз һәм аныӊ соӊында Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазе белән тәэсирләнгән, Пенза өлкәсе, Европада иӊ зур татар авылы - Илүзәннән килгән кунаклар Ренат Кадеров һәм башкалар, «менә шушындый 300-400 имам Рәсәйдә булса, динебез нинди көчле булыр иде. Шөкер, Җәлил хәзрәт белән җомга намазы укыдык», дип соклануларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250