Бүгенге көндә Сосна авылы мәчетендә төзекләндерү эшләре бара - түбә яңартыла. Әлеге эшләр авыл халкы, "Сосна" җәмгыяте, бу авылда туып үскән бертуган Мазһаровлар ярдәме һәм сәдака акчаларына башкарыла.


Башланган эш беткән эш дигәндәй, эшләр тулы куәтенә бара. Быелга планлаштырганнарына акча җитәрлек тупланган дип әйтеп була, "Сосна" җәмгыяте эшчеләр белән дә, материал белән дә өстәмә ярдәм күрсәтеп тора. Ә инде эчке өлешләр икенче елга эшләнер дип өметләнә мәчет өчен җан атып йөрүчеләр.
Нет комментариев