- Безнең мәчетнең бернинди проблемасы да юк. Ут-су өчен түлисе бар дип кайгырмыйбыз. Сәдәка акчасының барысы да балалар өчен тотыла, - ди Балтач районының Сәрдек авылы имамы Салих Гарипов.
40тан артык хуҗалыгы булган авылда бу. Тәравих намазын укырга күршедәге Пукшинер, ягъни халык телендәге Ушла авылы кешеләре дә килә икән. Дини бәйрәмнәрне бергәләп табын артында билгеләп үтәләр. Күптән түгел авыл халкын җыеп, авыз ачтыру мәҗлесе уздырдылар. Га дәттә, барлык чыгымнарны эшмәкәр Асия һәм Радик Закировлар гаиләсе күтәрә. Моннан 13 ел элек әниләре рухына төзеткән "Миңнегөл" мәчетендә проблема булмау да, авыл кешеләренең дингә тартылуы да нигездә әлеге игелекле гаиләгә бәйле. Алар халыкны кызыксындыра беләләр. Нинди генә гозер булса да, аны минуты-сәгатендә хәл итәргә тырышалар икән. Мәчетнең 10 еллыгы уңаен нан балаларга дини гыйлем биргән Тәгъзимә апа Гарипованы хаҗга 200 мең сумлык юллама белән бү ләк ләгәннәр.
Бу Аллаһ йорты ачылган вакытта ирле-хатынлы Салих абыйның да, Тәгъзимә апаның да дини белеме булмый әле. Туганнары Рауза абыстай аларга мәдрәсәгә укырга керергә тәкъдим итә. Хәзер инде Гариповлар үзләре халыкта дини ышаныч тудырырга омтыла. Мәчеттә биш вакыт азан яңгырый. "Халыкка Җәлил хәзрәт вәгазь ләрен укыйм. Аның безнең мәчет турында уңай фикердә булуы эшләргә көч бирә. Хикмәт белән эш итә белгән өчен хөрмәт итәбез. Балтач мәдрәсәсенең җи тәк чесе Рамил Бикбаев та безнең өчен зур остаз", - ди Тәгъзимә апа.
Гариповлар кайчандыр хаҗ кылырга дип үзләре дә акча җыйган булган. Ләкин аңа мунча салырга туры килгән. Менә шуннан соң Тәгъзимә апаның бө тен өмете өзелгән. "Радик Закиров юллама тапшыргач та ышанып бетмәдем әле. Булмас кебек тоелды. Мәккә-Мәдинәдә алган тәэсирләрне сүз белән генә аңлатып булмый. Әлеге гаиләнең иминлеге өчен гомерем буе намаз укып, дога кылачакмын", - ди мөгаллимә.
Тәгъзимә апа авыл балаларына дин сабаклары би рүен дәвам итә. Хәзер аңа Рәзилә Нотфуллина, Наилә Фәйзуллина да булыша. Тәгъзимә апаның шәкерте Мәрьям хәтта Төркиядә белем алу бәхетенә ирешкән. "Сөембикә сеңелләре" бәйгесендә катнашкан кызны ике елга укырга җибәргәннәр. Мәрьям анда өч ел белем ала. Яхшы укыган кызны тагын бер елга калдыралар. "Мәктәптә укыганда ук яулык бәйләп йөрде. Тәртипле, дини кыз иде. Акыллы егеткә кияүгә чыгып, балалар үстерәләр", - дип сөенә остазы.
Кайбер зур авылларда да балалар мәчеткә сирәк йөри. Сәрдектә исә бүген 13 бала дини гыйлем үзләштерә. Элегрәк аларның саны күбрәк тә булган.
Атнага ике тапкыр йөргәннәр. Моңа башлангыч мәктәпнең ябылуы сәбәпче булган. Хәзер дәресләр саны бергә кимегән. Ләкин шулай да ел ахырына балалар пәйгамбәрләр тарихын, иман нигезләрен, Коръән аятьләрен яттан белә. "Башта укыйлар, аннан утырып чәй эчәбез. Атна саен шундый хәл. Ел ахырында балалар имтихан тапшыра. Иң мөһиме - укуларын ташламыйлар, - ди мәчеттәгеләр. - Эшмәкәр Закировлар "Яшь мөслимә" бәйгесе оештырып, акчалата бүләкләр өләшә. Һәр бәйрәм саен тәм-том тутырган пакетлар тапшыра. Әле менә авылдагы яшь гаилә Нургаян Йосыпов белән Азат Гайнуллин балаларны Кырлайга экскурсиягә алып барды.
Кызыксындыра белгәндә шәкертләрнең уку теләге дә арта. Нәтиҗәдә төрле дини бәйгеләрдә җиңү яулыйлар".
Быел көз көне авылда өлкәннәргә дә гыйлем бирә башлаячаклар. Инде теләк белдерүчеләр дә бар икән. Хәтта күрше авыл кешеләре дә укырга җыена.
Сәрия Мифтахова
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев