Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Борынны «ача» торган спрей даруларның нинди зарары бар?

Томау булганда борыныңны тозлы су белән юу яхшырак

Мондый даруларны 3-5 көннән дә артык кулланмаска кирәк. 

Чөнки, кан тамырлары спазмасы барлыкка килергә, йөрәк тибеше ешаерга, һәм артериаль басымны күтәрүгә китерергә мөмкин.

Эш шунда, томаудан кан тамырларын җыючы тамчылар бөтен организм буйлап урнашкан адренал рецепторларына тәэсир итә, димәк, барлык кан тамырларына да, шул исәптән баш миенә дә, шулай ук йөрәккә йөкләнешне арттыра. Һәм кеше даруны кулланудан туктаганда, кан тамырлары инде үзләре тулысынча кыскара алмый. Гел дару салганны көтеп тора икән.

Томау булганда борыныңны тозлы су белән юу яхшырак. Гади ысул тәкъдим итәбез:

Ярты стакан кайнаган суга ярты чәй кашыгы тоз, чирек чәй кашыгы сода салырга, 1-2 тамчы йод тамызырга да, шуның белән тамак өстен көненә 3-4 тапкыр юдырырга кирәк (бер борын тишеген томалап, икенчесе белән тозлы суны эчкә суырып алалар һәм авыз аша чыгаралар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек