Балтач – Әтнә юлында юл һәлакәте (фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтач – Әтнә юлында юл һәлакәте (фото)

Балтач - Әтнә юлында төнлә ике машина бәрелешкән

2 гыйнварда, төнге сәгать 23.20 тирәләрендә, Балтач-Әтнә юлында юл һәлакәте булды. Хәрәкәт итүче машиналарның берсе каршы як полосага чыгу сәбәпле булган бәрелешү вакытында 4 кеше тән җәрәхәтләре алган. Шөкер, үлем очрагы күзәтелмәде. Шоферның юл кагыйдәләрен төгәл үтәмәве авыр югалтуларга да китерергә мөмкин иде бит. Ашыкмыйча, игътибарлы булып, кагыйдәләрне үтәп йөрүгә җитми, шуңа күрә, сак булыйк, бер-беребезне саклыйк, хөрмәтле шоферлар!


250

Нет комментариев