Балтачта машинасында махсус утыргычсыз бала утыртып йөрткән әти-әниләр ачыкланган (+фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта машинасында махсус утыргычсыз бала утыртып йөрткән әти-әниләр ачыкланган (+фото)

«Игътибар балалар!» айлыгы вакытында балаларны махсус утыргычка утыртып йөртмәүче шоферланы кисәтү максатыннан 6 сентябрь көнне ЮХИДИ инспекторлары Балтач гимназиясенең яшь инспекторлары белән Балтач бистәсенең Нариман урамында «Бала- төп пассажир» дигән акция үткәрде.

Акция вакытында 28 автомобиль туктатып тикшерелде. Ике махсус утыргычсыз бала утыртып йөрүче, 1 каеш такмыйча бала йөрткән шоферга беркетмә төзелде. 19 балага яктылык кайтарткыч элемент таратылды.

Балаларыбыз һәрберебез өчен дә бик кадерле. Кресло алырга акчабызны җәлләмик, юкса, штраф түләгәнче шул суммага кресло алып куярга була.
Лилия Һадыева,
Район ЮХИДИ бүлеге.
Фотолар авторныкы.

250

Нет комментариев