Балтачта «Автобабай» бәйгесе җиңүчесе быел да үзгәрешсез калды
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта «Автобабай» бәйгесе җиңүчесе быел да үзгәрешсез калды

Рәис әфәнде үзенә тиңнәр булмавын кабат раслады

Ел саен районыбызда «Автобабай» бәйгесе оештырылып килә. Анда өлкән буын вәкилләре үзләрен сынап карый һәм сынатмый.

ЮХИДИ бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге оешмасы, ДОСААФ беләни берлектә үткәргән конкурс ДОСААФ базасында башланып китте. Өлкәннәребез башта юл йөрү кагыйдәләрен белүдә үз белемнәрен тикшерсәләр, соңыннан машинада йөрү осталыкларын да күрсәттеләр. Бәйгенең җиңүчесе быел да үзгәрешсез калды, ул — Рәис Зыятдинов.

Рәис әфәнде үзенә тиңнәр булмавын һәм 35 елдан артык яшь шоферларның инструкторы булып юкка гына эшләмәвен дә ел да раслап килә.

Икенче һәм өченче урыннарны Урал Габбасов һәм Рамазан Фәрзиев бүлеште. Дүртенче урынны Рания Гобәйдуллина яулады. Барлык катнашучыларга да юл хәрәкәте иминлеге оешмасы истәлек бүләкләре тапшырып, уңышлары белән ихластан котлады. Без дә үз чиратыбызда барлык конкурсантларны тырышлыклары, уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә юлларда исән-имин йөрергә язсын!

 


Нет комментариев