Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Билге дә бар, зебра да салынган, тик машина туктамый

Андагы зебрага ияләнелмәгән әле, диләр.

«Хезмәт» газетасы редакциясенә якын машиналар юлында,"Салкын чишмә"гә таба җәяүлегә юл аркылы чыгар өчен зебра салынган, знак-билге куелган. Тик анда машиналар никтер туктыйсы дип белми. Андагы зебрага ияләнелмәгән әле, диләр. Борылышта күренми бит ул, дигәне дә бар (закон мондый ваемсызлыкны кичерми, әлбәттә).

Тик юл аркылы чыгарга кирәк бит. Ярый ла җәяүле басып, ике яктан да машина килмиме дип инанып торса, кайсы-берсе аның бу җәяүле сукмагы, шоферлар безне үткәзергә тиешләр дип чыга да китә. Очып килгән машина чүт тормозына басып, сызгырып туктап кала.

Хөрмәтле шоферлар, ияләник әле җәяүлеләр кичүендә туктарга, машина санап торып булмый бит, җәяүлегә дә юлын дәвам итәргә кирәк. Юлларда бер-беребезне хөрмәт итеп, исән-имин йөрик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлларда