Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

«Чаллы-Зәй» трассасында 14 кешенең үлеме өчен автобус шоферы җавап бирәчәк

Александр Ижмуковка Зәйдә суд булачак.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы «Неоплан» автобусы шоферы Александр Ижмуковка карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Әлеге автобус Зәй янында һәлакәткә юлыгып, 14 пассажирның гомере өзелгән иде. Җинаять эше Зәй район судына тапшырылган, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа» сайты.

Тикшерү версиясе буенча, Ижмуков быелның 2 июлендә «Чаллы-Зәй» трассасының 52 нче чакрымында, юл йөрү кагыйдәләрен тупас рәвештә бозып, тизлеген арттыра һәм алда хәрәкәт иткән «MAN» йөк машинасына килеп бәрелә. Бәрелү аркасында, автобус ава һәм яна башлый. Салондагы 14 пассажирның (аларның Самарадан Ижауга кайтып килеше була) гомере өзелә, тагын өчесе авыр тән җәрәхәтләре ала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250