Юл хәрәкәте иминлеге

Чепья урамында исерек шофер тотылган

Районыбызның ЮХИДИ хезмәткәрләре Чепья авылында бер машинаны туктата.

Дөрес, юктан гына түгел, ә сәер булып тоелганга һәм алар ялгышмый. Машина белән идарә итүче шофер исерек була. Ләкин шунысы гаҗәпләндерә, әлеге шофер моңарчы инде машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән була, ул юлы да спиртлы эчемлек кулланып рульгә утырганы өчен һәм менә кабат шул ук тырмага басу... Бу юлы әлеге шоферга мәҗбүри эштән алып, шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүгә кадәр җәза каралган. Бәлки өченче тапкыр ул инде уйлап эш итәр һәм берүк тырмага кабат басмас.


250

Нет комментариев