Электросамокатта йөргән егет җиңел машина белән бәрелешкән
Юл хәрәкәте иминлеге

Электросамокатта йөргән егет җиңел машина белән бәрелешкән

19 яшьлек егетнең җилкәсе сынган.

Бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Коләхмәтов һәм Фрунзе урамнары чатында электросамокатта барган егет машина астына эләккән. KIA йөртүчесе егетне җәяүлеләр кичүендә бәрдергән, диделәр шәһәрнең ЮХИДИ хезмәтендә.

«Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары 19 яшьлек егетне караган, аның җилкәсе сынган. Авариянең сәбәпләре ачыклана», — диделәр ЮХИДИ хезмәтендә.

Тулырак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru


дтп Юл-транспорт һәлакәте электр самокат

Нет комментариев