Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүчеләр икесе дә алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган
Алексеевск районында Алексеевск – Биләр трассасының 14нче километрында «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе алдан барган машинаны узмакчы булган һәм Mazda автомобиле белән бәрелешкән, дип яза Татар-информ.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүчеләр икесе дә алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Mazda автомобиленең 10 яшьлек пассажиры зыян күргән.
Булган хәлнең шартларын ачыклау бара.
Нет комментариев