Җиңел машина йөк автомобиленә бәрелгән, ике кеше һәлак булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Җиңел машина йөк автомобиленә бәрелгән, ике кеше һәлак булган

Авария нәтиҗәсендә җиңел машинаның йөртүчесе һәм 77 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булган

Әлмәт – Мөслим автомобиль юлының 10нчы километрында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

«Лада Калина» автомобиленең 77 яшьлек йөртүчесе сулга борылган вакытта Sitrak йөк машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, җиңел машинаның йөртүчесе һәм 77 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булган.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев