Бүгенге хәбәрләрдә Норма авылында ике юл-транспорт һәлакәте булуы турында җиткергән идек.
Дәүләт юл инспекциясе хезмәткәрләре аларын рәсмиләштереп бетерүгә, яӊасы барлыкка килгән. Һаман да шул Норма-Чапшар юлында, сәгать 10нар тирәсендә урта мәктәптән ерак түгел «Нива» машинасыныӊ артына «Лада-Пиора» машинасы килеп керә. Нәтиҗәдә, алда торган машинаныӊ карданына кадәр ычкына. Бу бәрелешүнеӊ бер яхшы ягы - ул зур җәрәхәтләр алучылар һәм имгәнүчеләр булмавы.
Нет комментариев