Кичә районыбызда ЮХИДИ хезмәткәрләре "Тоннель" операциясе үткәрде.
Аның барышында барлыгы 14 беркетмә төзелгән. Шуның 3се - машина номеры пычрак булганга, 5се - иминлек каешы куймыйча йөргәнгә, калганнары төрле кагыйдәләрне бозган өчен. Мондый төр операцияләр үткәрү юллардагы иминлекне саклау максатыннан эшләнә, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре.
Нет комментариев