Тукай районында һәлакәттә 3 кеше зыян күргән (+фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында һәлакәттә 3 кеше зыян күргән (+фото)

Һәлакәт Чаллы-Сарман юлында булган.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Тукай районында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Бүген көндез ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Чаллы-Сарман трассасында Иске Дөреш авылыннан ерак түгел «ВАЗ-2114» һәм «ГАЗель» автомобильләре бәрелешү турында хәбәр килде.
Һәлакәт нәтиҗәсендә Россия автомобиленең 32 яшьлек йөртүчесе зыян күргән шулай ук «ГАЗель»нең 53 яшьлек йөртүчесе һәм аның 38 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

250

Нет комментариев