Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

2026 елдан Россиядә яңа юл билгеләре һәм машина кую кагыйдәләре барлыкка киләчәк

«Стоп-линия»вертикаль билгесе барлыкка килү төп үзгәрешләрнең берсе булачак

2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә юл хәрәкәтен оештыруга кагылышлы ГОСТка үзгәрешләр үз көченә керәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Транспорт һәм транспорт инфраструктурасын үстерү комитеты рәисенең беренче урынбасары Павел Федяевка сылтама белән ТАСС хәбәр итә, дип яза Шәһри Казан.

Төп үзгәрешләрнең берсе «Стоп-линия» вертикаль билгесе барлыкка килү булачак, ул традицион горизонталь билгене урнаштыру мөмкин булмаган урыннарда урнаштырылачак. Яңа билгеләр исемлегенә шулай ук 6.2.1 «Ясалма тигезсезлекне узганда киңәш ителә торган тизлек» билгесе дә керәчәк.

Экспертлар фикеренчә, бу яңалык автомобильләрне сакларга һәм хәрәкәт итү уңайлылыгын арттырырга ярдәм итәчәк. Юлларда шулай ук «саңгырау җәяүлеләр» билгесе барлыкка киләчәк (8.15.1 табличкасы), ул машина йөртүчеләргә ишетү сәләте чикләнгән хәрәкәттә катнашучыларга вакытында җавап бирергә ярдәм итәчәк.

Үзгәрешләр парковка киңлегенә дә кагылачак. Юл кырыенда парковка урыннары зурлыгы киметеләчәк: хәзерге 2,5 метрга 6,5 метр урынына алар 2,25 метрга 6,5 метр тәшкил итәчәк. Мондый карар юл киңлегеннән файдалануны оптимальләштерүгә юнәлдерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев