Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Алдакчылар йөри төркем-төркем

Бүгенге көндә Россия, Татарстан күләмендә мошенниклык очраклары күбәеп бара. Җинаятьчеләр алдау юлы белән кешеләрнең материаль байлыкларын, акчаларын урлау ысулларының яңа төрләрен уйлап табалар.

Шуны истә тотып, Балтач район эчке эшләр бүлеге тарафыннан, мошенниклык очракларын кисәтү йөзеннән, төрле кисәтү чаралары үткәрелә, мәсәлән:
- финанс оешмалары, банклар, почта хезмәткәрләре белән инструктажлар үткәрү;
- халык каршында бу очракларны булдырмау йөзеннән чыгышлар ясау;
- банклар һәм акча кертү терминаллары янына мошенниклык очракларын кисәтеп язылган искәрмәләр ябыштыру. Әмма бу эшләр генә халыкны бу төр җинаятьтән саклап калырга ярдәм итеп бетерми, алдау юлы белән акча үзләштерү очраклары көндәлек булып тора.
Бу исәптән мошенниклык төрләре:
1. "Әни коткар" ("Мама выручи").Кешенең кәрәзле яки өй телефонына таныш булмаган кеше шалтырата һәм "Улыгыз яки берәр туганыгыз бәлага юлыкты, аны полициядән алып калырга күпмедер күләмдә акча кирәк" - дип хәбәр итә. Шуннан соң, бу кешегә нинди счетка акча күчерергә кирәк икәнлеген аңлата. Берникадәр вакыттан соң кеше үзенең алданганын аңлый.
2. "Сез җиңүче" ("Вы победитель!"). Кәрәзле телефонга "Сез машина оттыгыз" дигән хэбэр килэ. Шуннан соң билгеле бер телефон номерына шалтыратырга тәкъдим итә. Шалтыратканнан соң оператор билгеле бер сумманы расчетный счетка күчерергә куша. Бу сумма конкурста катнашуны дәвам итү өчен дип аңлатыла. Кешенең ышанычын яулар өчен интернетка кереп карарга тәкдим ителә. Беренче сумманы күчергәннән соң, оператор машина откан өчен салым суммасын күчерергә куша һәм сезне "җиңүче" дип игълан итә. Машинаны кайдан килеп алырга икәнлеген, адресны әйтә. Шуннан соң операторның телефоны сүндерелә, аның белән кабат сөйләшү мөмкинлеге югала һәм ул әйткән адрес буенча бернинди дә машина булмый.
3."Социаль работник" Яшь кызлар, яшь егетләр үзләрен "социаль хезмәткәрләр" дип таныштырып, пенсионерларның өйләренә керәләр. Тиздән Россиядә акча үзгәрәчәк дип алдап, пенсионерларга булган акчаларын алмаштырырга тәкъдим итәләр. Пенсионер, акчасын биреп җибәргәннән соң гына алданганын аңлый.
4."Бозым" ( Порча) Чегән милләтеннән булган хатын-кызлар өйгә кереп, "Өегезгә бозыклык керткәннәр, ул сезгә акча яки кыйбатлы алтын әйберләрегез аркылы килгән" дип алдыйлар. Бу бозыкны чыгару өчен билгеле бер ритуаль үткәрергә кирәк икәнен аңлаталар. Ритуальны үткәргәннән соң, кешегә акчаларын һәм кыйбатлы алтын әйберләрен мендәр астына куярга кушалар. Кешеләр 2 тәүлектән соң акчаларының һәм кыйммәтле әйберләренең юкка чыкканлыгын күрә.
5."СМС- просьба".Кәрәзле телефоннан хәбәр ( сообщение) килә. Анда " Минем белән күңелсез хәлләр булды, тиз арада шалтырат, әгәр телефон җавап бирмәсә, билгеле бер суммада телефонга акча сал, соңыннан барын да аңлатырмын".
6. Банк картасыннан урлау . Кәрәзле телефонга " Сезнең банк картагыз ябылды" дигән хәбәр килә һәм түләүсез бер номерга шалтыратырга тәкъдим ителә. Карта хуҗасы бу номерга шалтыраткач, үзе компьютер ( сервер) ватылды һәм яңадан кертү өчен банк картасының ПИН кодын сорыйлар. Шуннан соң кеше акчасын үзләренә күчерәләр.
7. Төрле сату белдерүләре ярдәмендә урлау. Авито сату-алу челтәренә куелган белдерү буенча, сатып алучы аның банк картасының номерын сорый, шуңа ниятләнеп, ул банк картасының акчаларын үзенә алырга омтыла. Сезнең игьтибарлырак булуыгыз сорала, билгесез кешеләрдән килгән СМС хәбәрләрне ачмагыз һәм белмәгән Интернет сайтлардан программалар күчермәгез.
Район халкы әйтелгәннәрне истә тотсын, җинаятьчеләр колы булмасын иде.
Район эчке эшләр бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев