Алдарлардан сак булыгыз
Кеше һәм закон

Алдарлардан сак булыгыз

Телевидение, газета һәм радио аша алдакчыларның төрле ысуллар кулланып, акча үзләштерүләрен даими язып торалар. Газетабыз битләрендә дә бу мәсьәләне еш искә төшерәбез. Әмма күпләргә бу тиешле тәэсир итми.

Узган атнада районыбызның бер авылынннан берәү банк картасыннан товар алам, дип берәүнең счетына 16 700 сум акча күчерә. Башкортстанда рәсмиләштергән телефон номеры аша алдакчының эзенә полиция хезмәткәрләре төшә алырлармы-юкмы, хәзергә билгесез.
Хөрмәтле райондашлар! Рекламадагы товарга кызыгып, белмәгән кешеләр телефонына яисә счетларына тикшермичә акча күчермәсәгез иде. Шул ук товарны азрак кыйммәткә булса да, районыбызда да сатып алырга була бит. Тычкан тәбесендәге сырның беркайчан да буш булганы юк әле.
Фото: aif.ru

250

Нет комментариев