Ана капиталы акчасын күчерү вакыты 10 көнгә кыскартылды
Россия Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев гаиләләр тарафыннан ана капиталы алу гаризасын карау вакытын 10 көнгә кадәр кыскартуын белдерде.
Моңа кадәр гаризалар ай дәвамында өйрәнелгән. «10 ел эчендә 5 миллион гаилә программаны кулланды, димәк, ул начар эшләми», - ди Дмитрий Медведев.
1 мартта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталы программасын 2023 елга кадәр озайтырга тәкъдим итте.
Узган елның декабрендә Россия Президенты Владимир Путин ана капиталы күләмен 2020 елның 1 гыйнварына кадәр 453 мең сум күләмендә калдыру канунын имзалады.
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев