Балтач изоляторында кеше хокуклары үтәләме?
Кеше һәм закон

Балтач изоляторында кеше хокуклары үтәләме?

Бүген Балтач районы прокуроры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Фәрит Шәрифуллин, Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча Балтач районындагы вәкаләтле җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гөлчәчәк Гыйләҗева безнең район җирлегендә, полиция ишегалдында урнашкан һәм күрше-тирә районнарга да караган, зонаара гаепләнүчеләрне һәм шикле булганнарны вакытлыча тоту изоляторында булып, андагы кеше хокукларының үтәлеше белән кызыксынды. Биредә вакытлыча тоту...

Нәкъ кинодагыча, тимер рәшәткәле ишекләр, зур ачкычлар белән шалтор-шолтыр ачалар, тик монда элгәресе кебек караңгы да, дымлы да, шыксыз да түгел. Төшке аш та вакытында килеп җитте, беренчегә борчак ашы, икенчегә дөге боткасы белән ит котлеты, чәй, кичкә бәрәңге боламыгы белән итле шулпа. Бирегә эләгүчеләрнең киемнәре махсуслашкан рәвештә дезинфекцияләнә, бармак эзләрен алганнан соң, душка кертәләр, мунчаласы, геле шунда, сөлгеләре чиста, киемнәрен алып кигәннән соң, камераларга ябалар. Камерада урын-җир, өстәл, урындык, юынгыч бар, өстәлдә шахмат та тора. Бәдрәфләр чиста. Якыннар белән очрашып сөйләшү урыны бар. Сорау алу вакытында ике арада киртә - тәрәзә тора. Авырып китсәләр, медкабинет каралган, ашыгыч ярдәм чакыртып, дәва бирәләр. Һавага чыгу өчен махсус ишегалды да бар.
Вакытлыча тоту изоляторында дүрт-биш кеше булгандыр, берсе генә Балтач районыныкы булып чыкты, калганнары күрше районнардан. Сөйләштерә калсаң, эчеп эләктек, диләр, инде айныганнар үзе. Ашаталар, мөнәсәбәт начар түгел, диләр. Алар ничек кенә канәгать, камералар никадәр генә чиста һәм якты булмасын, адәм баласына сулар һава кебек бирелгән ирек дигән мохит юк монда. Бирегә эләгүдән
Ходай сакласын, ә инде утырып чыкканнар монда эләгүдән саклансын. Ирекле тормыштагы хоукуларың үтәлүгә ни җитә...

250

Нет комментариев