Балтачта карьерларны санкциясез эшкәртү фактлары булырга тиеш түгел.
Кеше һәм закон

Балтачта карьерларны санкциясез эшкәртү фактлары булырга тиеш түгел.

Татарстан Республикасы Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында, карьерларны санкциясез эшкәртү фактлары буенча халыктан мәгълүматлар кабул итү максатыннан, гыйнвар аеннан "Кайнар линия" эшли башлады.

Мәгълүматларны 267-68-67 телефон номерына яки eco.signal@tatar.ru электрон почтасына да хәбәр итә аласыз. Шулай ук карьерларны санкциясез эшкәрткән һәм гомумтаралган файдалы казылма запаслары булган урыннар хакында белсәгез, кичекмәстән, үзегезнең җирле үзидарә җитәкчесенә хәбәр итегез.
Фото: http://pravdaurfo.ru/articles/rzhd-razgonit-inflyaciyu-v-regionah-urfo-do-125-ezhemesyachno

250

Нет комментариев