Кеше һәм закон

Эшсезлек буенча минималь пособие кемгә тиеш

Эшсезлек буенча пособие хәзерге вакытта 1 863 сум тәшкил итә

Эшсез калган татарстанлылар, билгеләнгән шартларны үтәп, эшсезлек буенча пособие рәсмиләштерә алалар.

Әмма кайбер категория гражданнар өчен түләү күләме минималь күрсәткеч белән чикләнә — хәзерге вакытта ул 1 863 сум тәшкил итә.

Нәкъ менә минималь пособие алуга түбәндәге категорияләр дәгъва итә ала:

- беренче тапкыр эш эзли башлаучы гражданнар;

- мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткәнче 12 ай дәвамында рәсми эш белән тәэмин ителмәгәннәр;

- соңгы ел дәвамында 26 атнадан кимрәк эшләгән затлар;

-дисциплинар җинаять кылу аркасында соңгы эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрен өзгән хезмәткәрләр;

- ИП сыйфатында эшчәнлекләрен туктаткан элеккеге шәхси эшмәкәрләр;

- крестьян (фермер) хуҗалыгында катнашудан туктаган гражданнар;

- җинаять кылган өчен мәшгульлек хезмәте юнәлешендә үткәрелгән укудан куылган эшсезләр.

Татар-информ


Нет комментариев