Хәбәр салсаң... 2000 сум акча
Кеше һәм закон

Хәбәр салсаң... 2000 сум акча

Ясалма аракы эчеп агулану очраклары булып тора, бу нәкъ тә шулай дип рәсми рәвештә теркәлмәсә дә, мәрхүм булганнарның тугыннары, якыннары моның шулай икәнлеген таный, шуңа да ялган аракы сатучыларга алар җаны-тәне белән рәнҗи.

Спиртлы косметик лосьоннар, аптекалардагы спиртлы төнәтмәләр, 5 литрлы спиртлы эчемлекләр сәүдәдә ирекле әйләнештә йөри. Үлемгә илтүче бу күренешләргә юл куярга ярамый.
Законсыз сәүдә, тиешсез вакытта, урында икән, өстәвенә балигъ булмаганнарны да "агуларга" маташалар икән, кичемәстән, "Халык контроле"нә язарга кирәк. Һәр расланган хәбәр өчен 2000 сум күләмендә акчалата бүләкләү каралган.
Фото: menu70.ru

250

Нет комментариев