Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Исерек машина йөртүченең дуслары полициягә һөҗүм иткән

Менделеевск районында полиция хезмәткәрләре тәртип бозуны булдырмый калган. 16 июнь төнендә районның юл-патруль хезмәткәрләре ВАЗ-2109 автомобиленә игътибар итә.

Туктатырга теләгәч, машина йөртүче автомобиль тизлеген арттырып, качып китмәкче була. Берничә тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен боза. Шуннан соң ЮХИДИ экипажы машинаны эзәрлекли башлый.

Транспорт чарасын туктатканнан соң, машина йөртүченең исерек булуы ачыклана. Шул арада аның дуслары да килеп җитә. Алары исә үзләрен агрессив тоталар, полиция хезмәткәрләренә кул күтәрәләр һәм коралларын алмакчы булалар. Шуннан соң инспекторлар корал кулланырга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, машина йөртүченең аягы яраланып, хастаханәгә озатыла. Бу хәл буенча җинаять эше ачыла.

Ватаным Татарстан

Фото: РИА Новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп җинаять