Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Юрист коммуналь хезмәтләр өчен азрак түләү алымнары турында сөйләде

«Коммуналка» өчен түләүгә кешбэк турында да онытмагыз

Коммуналь хезмәтләр өчен азрак түләү өчен, су һәм җылылыкка счетчиклар урнаштырыгыз, шулай ук энергияне саклый торган лампалар куегыз. Мондый киңәш белән юрист Андрей Фрадкин уртаклашты. Аның сүзләрен NEWS.ru китерә.

Шулай ук батареяларыгызны тикшерегез: әгәр аларны көйләп була икән, сез шәхси җылылык сезоныгыз белән үзегез идарә итә аласыз. Моннан тыш, краннарга су агымын бүлгәли торган насадка, ә унитазга су күләмен көйли торган ике төрле агызу вариантлы төймә куярга була.

Әгәр счетчикларыгыз булмаса, өйдән биш көннән артыкка киткәндә, коммуналь хезмәтләрдән файдалануга чыгымнарны яңадан исәпләүне таләп итегез. Моннан тыш, кер һәм савыт-саба юу машиналарын төнлә кабызырга була. Бу вакытта тариф күпкә түбәнрәк.

«Коммуналка» өчен түләүгә кешбэк турында да онытмагыз. Кайбер банклар сезгә коммуналь хезмәтләр өчен түләгән суммадан 5 процентка кадәр кайтара ала.

Тагын бер ысул – ташламаларга хокукыгыз бармы-юкмы икәнен тикшерү.

Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев