Район ведомоствоара комиссия янәдән хезмәт хакын аз түләүче шәхси эшмәкәрләрне район хакимиятенә кара-каршы сөйләшүгә чакырды.
Керемнәрне легальләштерү, тормыш дәрәҗәсен күтәрү максатыннан оештырылган район ведомоствоара комиссия янәдән хезмәт хакын аз түләүче шәхси эшмәкәрләрне район хакимиятенә кара-каршы сөйләшүгә чакырды.

Хезмәт хакын аз түләүчеләргә декабрь аеннан ук хезмәткә түләүне яхшыртырга кушылды. Эшләре гөрләп барган шәхси секторлар бу комиссия исемлегендә булырга тиеш түгел, диләр комиссия вәкилләре, ә андыйлар юк түгел, бар.

Комиссия таләп кенә итми, киңәшен дә бирә, ярдәм итәргә дә әзер, килеп туган проблемаларны да чишәргә булыша.

Фото: автор
Нет комментариев