58 яшьлек ир хатынын чылбырга бәйләп куйган, ә соңыннан бик каты кыйнаган.
Нишлисез сез, ирләр?.. Яңавыл районында 58 яшьлек ир хатынын чылбырга бәйләп куйган, ә соңыннан бик каты кыйнаган. Хатын сөйләвенчә, ире аны өч сәгатьтән артык тоткарлаган. Ул хатынын төрлечә мәсхәрәләгән һәм кыйнаган. Шуннан соң ир үз фатирыннан чыгып качкан. Хатын полициягә гариза бирүдән баш тарткан, әмма хокук саклау органнары хезмәткәрләре барыбер ирне эзли. Ул элек тә кеше кыйнаган өчен хөкем ителгән булган икән. Җинаять урыныннан металл чылбыр, хатынның чәчләре, халат, кайчы һәм игәү алынган, дип яза Кызыл таң.
Фото:bash.news
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Нет комментариев